MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Сукыр кычыткан
Сукыр кычыткан (Арыслан койрыгы) үләненнән ясалган төнәтмә файдалы. Аны чәчәк аткан чакта җыелган кыргый үләнне төнәтеп ясыйлар. Әлеге төнәтмә әчкелтем, яшкелт-көрән төстә, үтә күренмәле. Составында гликозидлар, эфир майлары, сапониннар, алкалоидлар, микроэлементлар бар. 
Сукыр кычытканның дәвалау үзенчәлекләре турында унбишенче гасыр Көнбатыш Европа үләнчеләре язып калдырган. Бездә сукыр кычыткан төнәтмәсе невроздан, неврозга охшаш халәттән, вегетатив күп тамырлы дистониядән, шулай ук вегетоневроздан кулланыла. Гипертония авыруының башлангыч  чорында сукыр кычыткан төнәтмәсе артериал кан басымын төшерүче төрле даруларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен дә кулланылырга мөмкин. Пароксизмал тахикардия булганда әлеге төнәтмә йөрәк кыскару ешлыгын бик нәтиҗәле киметә һәм йөрәк мускуллары кысылуны көчәйтә.. Бу сыйфаты аны йөрәк гликозидлары белән бергә кулланырга мөмкинлек бирә. Сукыр кычыткан төнәтмәсе еш кына валерян һәм башка тынычландыргыч чаралар белән дә кулланыла.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (04.05.2015)
Просмотров: 1698 | Теги: сукыр кычыткан, дару үләне | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz