MENU
Главная » Файлы » Җәй

Җәй җитте
24.05.2015, 21:13
Чыңлады мәктәптә
Иң соңгы звонок.
Бушаган класслар
Калдылар моңаеп.
Кузгатты күңелне,
Куаныч җилкетте:
Чәчәкле, матур чак -
Җәй җитте, җәй җитте!
Күк - зәңгәр ефәктән
Корылган зур чатыр -
Күз явын алырлык,
Шундый саф һәм матур!
Җир каян бизәкләр
Алгандыр бу тикле?
Кояш та елмая:
Җәй җитте! Җәй җитте!
Категория: Җәй | Добавил: tabigat | Теги: җәй
Просмотров: 488 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz