MENU
Главная » Файлы » Җәй

Каен урманында җәй башы
25.01.2014, 18:23
Яфраклары бөреләрдән
әле яңа туганнар.
Аларны җәйге яңгырлар
әле яңа юганнар.
Әле җәйнең башы гына.
Җилләренең саф чагы.
Әле җәйнең яш вакыты.
Каеннарның ак чагы.
Күп тә кирәк түгел икән
адәм балаларына,
чыгып китсә кырларына,
урман, далаларына,
үзгәрә дә куя кеше.
(Кая китә ваклыклар?)
Әллә каян килеп җитә
онытылган шатлыклар.
Ак булып керә күңелгә
аклыгы каеннарның.
Таралып киткәндәй була
мәңгелек кайгыларың.
Болытлы булса күкләрең,
каеннар тараталар.
Дөньяларга тагын бер кат
сокланып караталар.
Рәхәтләнеп карап торам
каеннар аклыгына.
Ниләр җитә шунда тапкан
самими шатлыгыңа?!
Шаулый урман җәйге җилдә,
шаулары шомлы түгел.
Каеннарның баш июе
хәсрәтле-моңлы түгел.
Шаулый каен урманнары,
шауларын җилләр ала.
Ала да җилләр, җыр итеп
безнең күңелгә сала.
Категория: Җәй | Добавил: tabigat | Теги: җәй, К.Сибгатуллин
Просмотров: 1386 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz