Главная » Файлы » Яз |
Яз дуслары
02.10.2013, 10:29 | |
Бозларны кузгатты - Яз җитте. Яз җитте. Киң җәелеп су акты, Су ерып боз үтте. Көн ямьле, көн аяз, Сайрый яз кошлары. Кадерле безгә яз. Без бит яз дуслары. Чананы, чаңгыны Без инде яшердек. Ява яз яңгыры, куера яшеллек. Елмая зур кояш, Нурлары - алтыннан. Җәй алып килер яз, Ияртеп артыннан. | |
Просмотров: 545 | Загрузок: 0 | |
Всего комментариев: 0 | |