MENU
Главная » Файлы » Яз

Яз галәмәтләре
25.01.2014, 18:29
Көньякның саф, йомшак җиле
Кышны куалый.
Карлар эри, бозлар ага,
Сулар шаулый.
Зәңгәр күктән кояш алтын
Нурын сибә.
Дәртле яздан безнең йөрәк
Ярсып тибә.
Матур чакта - ямьле язда,
Шаулы язда
Кыйгылдаша кыр казлары
Безнең сазда.
Киек кошлар килде безгә
Җылы яктан.
Алар безгә җәйге кунак
Бик ерактан.
Категория: Яз | Добавил: tabigat | Теги: яз, К.Тәхау
Просмотров: 595 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz