MENU
Главная » Файлы » Яз

Язгы әкият
25.11.2013, 18:07
Түбәләрдән тып-тып тамчы тама,
Мин шатланып учны куям аңа.
Мин учымда яз җылысын тоям -
Мин бит шулай яз җылысын җыям.
 
Тал башында бер сыерчык сайрый,
"Шыгырт-шыгыпт" итеп тешен кайрый.
Мин ул талга колагымны куям -
Мин бит шулай яз тавышын җыям.
 
Гөрләвектә кояш нуры уйный,
Елтыр-елтыр килә, бер дә туймый.
Гөрләвектән күзне алмый торам -
Мин бит шулай яз төсләрен җыям.
 
Кышкы салкын, шыксыз көннәр киткәч,
Иптәшләрем кыштан туеп беткәч,
"Күңелсезләнмәгез!" - диярмен мин
Һәм язгы саф әкият сөйләрмен мин.
Категория: Яз | Добавил: tabigat | Теги: яз, Г.Рәхим
Просмотров: 709 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz