MENU
Главная » Файлы » Көз

Көзге урман
25.11.2013, 18:24

Ябалак кар яуган төсле
Яфрак ява кыштыр-кыштыр.
Гүя урман икеләнә:
"Көз түгелдер, кыштыр, кыштыр?!"

Просеклар туры-туры -
алар урман коридоры.
Юлга калын палас җәя
Яфракларның саргылт хоры.

Миләш кызылга төренгән -
Яфрак кызыл, тәлгәш кызыл.
Каен сарыдан киенгән -
Урман күрке, урман кызы.

Тымызык җил исеп уза,
"Көзге урман" көен суза.
Баланнардан муенсалар
Аланнарга коелганнар.

Песнәк оча, ул ашыга
Тизрәк авылга кайтырга.
Көзен киткән кошлар өчен
Авыл ямен баетырга.

Категория: Көз | Добавил: tabigat | Теги: Г.Рәхим, Көз
Просмотров: 1429 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz