Главная » Файлы » Кыш |
Ак кыш
02.10.2013, 10:20 | |
Яратам мин Ап-ак төсне. Бөтен дөнья Ап-ак төсле - Куяннар да ак тун кигән, Каеннар да ак туннан. Бүреккә дә, керфеккә дә, Борынга да ак кунган. Биек булып, ап-ак булып Урамга ак кар яуган. Көне буе шау-гөр килеп Шуабыз шул ак таудан. Шундый якты, шундый нурлы - Бөтен дөнья ак кына... Ап-ак була белә шулай Безнең туган як кына. | |
Просмотров: 2182 | Загрузок: 0 | |
Всего комментариев: 0 | |