MENU
Главная » Файлы » Яз

Шушы язгы мизгелдә
25.11.2013, 18:12
Тып-тып итеп
Тыпылдап,
Чылтыр-чылтыр
Чылтырап,
Биек йортлар түбәсеннән
Боз сөңгеләр коела.
Ялт-йолт итеп
Ялтырап,
Дерелдәп һәм
Калтырап,
Урамдагы гөрләвектә
Кояш нуры коена.
Чырык-чырык
чыркылдап,
Очып йөри
Пырхылдап
Өй турында чыпчыклар.
Шушы язгы мизгелдә,
Карамыйча бернигә,
Өйдән чыгып чабар идем -
Әни кушкан эшем бар.
Категория: Яз | Добавил: tabigat | Теги: яз, Г.Рәхим
Просмотров: 960 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz