MENU
Главная » Файлы » Укучы сүзе

Билгесез чәчәк
10.03.2014, 20:35
  Яшәгән ди аланда бер билгесез чәчәк. Тирә-юньдә бернинди дә чәчәкләр юк икән, ә бу чәчәк ташлар арасыннан үсеп чыккан. Аланга беркем дә килми, монда бик тыныч, ди. Ләкин чәчәк бик начар үскән, пычрак булган.
     Менә бервакыт урманга Даша килгән. Ул билгесез чәчәк үскән аланга килеп чыккан, чәчәкне күреп алган һәм шаккаткан: аннан бик тәмле хуш ис килә икән. Кыз моны күреп, бик сөенгән һәм чәчәк белән сөйләшә башлаган. Ул бу чәчәк турында барысын да сораштырган, хәзер инде аның тормышы турында барын да белә икән.
    Икенче көнне аланга Даша дуслары белән килгән. Алар да чәчәкне күреп шаккатканнар, аны бик яратканнар. Дуслар бергәләшеп, чәчәк үскән җирне ташлардан чистартканнар, җирне йомшартканнар һәм һәрвакыт аланга килеп, чәчәкне карап торырга дигән карарга килгәннәр.
    Тагын бер елдан Даша чәчәген сагынып аланга килде. Ләкин ул анда теге чәчәкне таба алмый тилмерде, чөнки анда бер хуш исле чәчәк урынына бик күп чәчәкләр үсеп утыра иде. Алар, Дашага һәм аның дусларына рәхмәт йөзеннән, аланда үз матурлыклары белән балкыйлар, тирә-юньгә хуш ис тараталар иде.
 
 
 
 
Категория: Укучы сүзе | Добавил: tabigat | Теги: Табигать, укучы сүзе
Просмотров: 380 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz