MENU
Главная » Файлы » Яз

Зәңгәр яз
02.10.2013, 10:12
Яратам мин
Зәңгәр төсне.
Бөтен дөнья
Зәңгәр төсле -
Басулар, кырлар, үзәннәр
Зәңгәр кардан арчыла.
Челтәрләнеп-челтәрләнеп
Җирдән зәңгәр пар чыга.
Зәңгәр елгалардан әнә
Зәңгәр бозлар агыла,
Зәңгәрләнеп ага алар
Зәңгәр Идел ягына.
Зәңгәре күчә күзләргә -
Күккә карап ят кына...
Зәңгәр була белә шулай
Безнең туган як кына.
Категория: Яз | Добавил: tabigat | Теги: яз, туган як, Р.Миңнуллин
Просмотров: 472 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz