MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Ак чыршы (пихта) мае
Грипп, ОРЗ, ОРВИ вакытында, үпкәләр ялкынсынганда ак чыршы мае белән һәр 5-6 сәгать саен арка, күкрәкләрне яхшылап ышкырга, массаж ясарга кирәк. Һәр процедурадан соң авыруны яхшылап төрергә, йон оекбашлар киертергә, өстенә җылы юрган ябарга һәм үләннәрнең кайнар төнәтмәсен эчерергә киңәш ителә. Шулай ук майны эмаль кәстрүлдә кайнап торган суга 3-4 тамчы тамызып, башны сөлге белән каплап, шифалы парларны суларга мөмкин. Борын мышкылдаганда борын тишегенә берәр тамчы май тамызсаң да файдасы тия. Ак чыршы мае йөткерүне дә бетерә. Иртән һәм кичен пипетка белән тел төбенә 3-5 тамчы май тамызсаң, файдасы тими калмас.


Чыганак: "Серле сандык"
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (18.11.2016)
Просмотров: 606 | Теги: сәламәтлек, ак чыршы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz