MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Ала миләүшә
Урман аланнарында, су буйларында, болыннарда таҗ яфракчыклары шәмәхә-ак-сары төстә булган, озынча яфраклы һәм 10-40 см биеклектәге ала миләүшә үләнен очратасың. Аны фиалка чәчәге дип тә атыйлар, күп төсмерлеге өчен чәчәк бәйләмнәренә алалар. Әмма аның яшел сабаклары бик әйбәт дару үләне санала. Аңарда эфир, сапонин, каратиноид кебек биологик актив матдәләр, аскорбин, салицил кислоталары, С витамины, фитонцидлар бар. Халык медицинасында рахит, ревматизм, төче авыруына каршы, тирләткеч һәм эч йомшарткыч буларак кулланалар. Бронхит вакытында 100 г суга 10 г туралган коры үләнне 8 сәгатькә кадәр төнәтеп, көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Чәе һәм төнәтмәсе гастриттан ялкынсынуга каршы да тәкъдим ителә. Бронхитны, ларингитларны ала миләүшәдән ясалган дарулар белән дәвалыйлар. Ала миләүшә җәй буе чәчәк ата, үләнен апрель-август айларында җыялар.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (05.09.2015)
Просмотров: 579 | Теги: Ала милщәүшә | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz