MENU
Главная » Статьи » Җиләк-җимешләр

Гөлҗимеш - табигать бүләге.
    Гөлҗимеш  Мисыр һәм Греция розаларының нәсел башы санала. Борынгы греклар роза чәчәкләре белән сугыштан җиңеп кайтучыларны каршылаганнар. Ә Төркиядә розалар белән яңа туган бала бишекләрен бизәгәннәр.
    Гөлҗимеш - кешелек дөньясына табигатьнең олы бүләге. Безнең якларда ул күпчелек шифалы җимеш һәм бакча бизәүче декоратив куак буларак танылган. Күптөрле витаминнарга бай гөлҗимеш медицинада төрле авыруларга каршы һәм организмны чыныктыручы чара буларак кулланыла. Мәсәлән, гөлҗимеш төнәтмәсе ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук азканлылык, диатез, бөер һәм бавыр авыртуларыннан, төрле кан китүләрдән, йокысызлыктан файдалы санала. Төнәтмә холецистит, цистит, гепатит авыруларын һәм какшаган нервыларны дәвалый, кан басымын көйли.

Гөлҗимеш чәе

2 аш кашыгы кипкән гөлҗимешкә 2 стакан кайнар су салып, чәй сыман пешерегез. Шуны һәр ашаудан соң көнгә 3 тапкыр эчегез.

Югары кан басымыннан

1 аш кашыгы гөлҗимешне 3 стакан суга салып, ике тапкыр кайнатып чыгарыгыз да 3 сәгать томалап тотыгыз. Шуны көн дәвамында чәй итеп җылытып эчегез. Башка бернинди сыеклык эчәргә һәм ит ашарга ярамый! Дәвалану курсы - ай ярым.

Чыганак: "Сөембикә" журналы, №9, 2003 ел.
Категория: Җиләк-җимешләр | Добавил: tabigat (05.09.2014)
Просмотров: 2003 | Теги: гөлҗимеш | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz