MENU
Главная » Статьи » Җиләк-җимешләр

Кара карлыган
       Дәва буларак, карлыганның яфраклары һәм җимешләре кулланыла. Җимешләрне тәмам өлгергәч, июль-август айларында, иртә белән яки кичен җыю кулайрак. Аларны витамин буларак та, тир һәм бәвел кудыручы, аппетитны көчәйтүче чара буларак та кулланырга мөмкин. Ашказаны җәрәхәте һәм эчәклекләр, уникеилле эчәк авырулары вакытында, баш авыртканда көнгә 3 тапкыр 1/4 стакан күләмендә карлыганнан яңа әзерләгән сок эчү ярдәм итә.
   Карлыган кайнатмасы яки төнәтмәсе азканлылык, гипертония, ютәл, ревматизм белән интеккән кешеләр өчен аеруча файдалы. Төнәтмә әзерләү өчен 2 аш кашыгы кипкән җимешләрне, бер стакан кайнар су салып, сүрән утта 10 минутлап кайнатырга һәм бер сәгат төнәтеп, сөзәргә кирәк. Аны 1/4 стакан күләмендә көнгә 4 тапкыр эчәргә киңәш ителә.
   Ә карлыганның яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә салкын тигәндә, ревматизм, силек куыгы, тире авырулары вакытында, атеросклероз булганда файдалы санала: 1 аш кашыгы вакланган яфракларны 2 стакан су белән кайнатырга, 6 сәгат төнәтеп, сөзәргә кирәк. Бу төнәтмәне яртышар стакан итеп көнгә дүрт тапкыр эчәргә мөмкин. Бавыр авырулары вакытында кара карлыганның яш үрентеләреннән чәй әзерләп эчү дә файдалы.
    
Категория: Җиләк-җимешләр | Добавил: tabigat (25.01.2014)
Просмотров: 2020 | Теги: дару үләне, кара карлыган | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz