MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Көтүче сумкасы
      Чүп үләне дип аталган бу әрсез үсемлекне бакчада, юл буйларында, буш җирләрдә күпләп очратырга була. Биеклеге 20-30 см. Апрельдән көзгә кадәр чәчәк ата. Яфраклары сабак төбендә җиргә ятып тора.
      Көтүче сумкасы бик әйбәт дару үләне. Аңарда А, В2, С витаминнары, кальций, фосфор кебек файдалы матдәләр, алма, лимон, аракы фитонцидлары бар. Көтүче сумкасы препаратлары бөердән, үпкәдән һәм аналыктан киткән канны туктату чарасы буларак файдаланыла.
    Көтүче сумкасының халык медицинасында урыны зур. Пешкән сыгынтысын һәм үсемлекнең су өстәлгән согын бавыр, бөер, бәвел куыгы авыруларыннан һәм матдәләр алмашу бозылганда эчәләр
     Көтүче сумкасы үләнен июнь-июль айларында җыйсаң яхшы.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (10.11.2015)
Просмотров: 1261 | Теги: Көтүче сумкасы | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz