MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Песи борчагы
Бу - тырнак гөлләре төркеменнән күпьеллык дару үләне. Июль-август айларында чәчәк ата. Су буйларында, чокырлы-чакырлы урыннарда бер метрдан артык биеклеккә кадәр үсә. Песи борчагы тамырында крахмал һәм пектин матдәләре, сызлауны баса торган кушылмалар бар. Песи борчагы тамырын яз яки көз көннәрендә казып алалар. Аны туфрактан чистартып 10-20 см озынлыгында кисеп куярга, үзәк тамырын исә өзеп ташларга кирәк. Киптергәннән соң, песи борчагы тамырын кабыгыннан чистарталар. Юанрак тамырларны буйга 2-4 өлешкә ярып киптерәләр. Әлеге дару үләне медицинада да, ветеринариядә дә кулланыла. Аның тамырыннан әзерләнгән төнәтмәне тын юлларын, ашказаны һәм эчәк, сидек юллары авыртканда эчәләр. Ул болай әзерләнә: ваклап туралган 10 г тамырга 1 стакан кайнаган су салып, аны берәр сәгать тотасың һәм сөзеп аласың. Аннары һәр ике сәгать саен шул төнәтмәне бер аш кашыгы күләмендә эчәсең.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (08.09.2015)
Просмотров: 1414 | Теги: Песи борчагы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz