MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Тузганак
Аппетит булмаудан, хроник эч катудан, бавыр һәм үт куыгы авыртудан, эчәк һәм ашказаны ялкынсынудан (катар) зарланган кеше тузганак белән таныш булырга тиеш. 30 см га кадәр үскән сары чәчәкле бу үләнне болында да, кырда да бакчада да күрәсең. Дәвасы тамырында һәм яфракларында. Тамыры юан һәм тармаклы. Яз көне тамырын һәм яфракларын, көз көне яфраклары шиңгәч тамырын җыялар. Тамырны салкын су белән яхшылап юалар һәм ян-яктагы нечкә тамырларыннан чистарталар. Даруны киптерелгән һәм вакланган тамырдан ясыйлар. Ул бер стакан кайнаган суда 20 минут төнәтелә. Сөзеп һәм суытып, аппетитны күтәрү. эчне йөмшарту һәм үт кудыру өчен эчәләр. Кипкән тамырдан алынган порошок организмнан тир һәм бәвел белән зарарлы матдәләрне чыгару өчен кулланыла. Пешкән тамыр һәм кипкән үлән саркындысы эч авыртканны баса, үт һәм бәвел юлындагы ташларны чыгаруга да ярдәм итә. тузганак препаратларын экзема, фурункулез һәм пешкән җирләрне дәвалаганда файдаланалар.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (03.09.2015)
Просмотров: 1877 | Теги: тузганак, дару үләне | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz