MENU
Главная » 2016 » Июль » 16 » Агулы гөлләр дә була
17:27
Агулы гөлләр дә була
Кечкенә бала булган йортта кайбер гөлләрне үстерү киңәш ителми. Чөнки бу бүлмә гөлләрен өзгән яки чәйнәгән очракта балаларга зыян китерүе  мөмкин. 

Фикуслар һавага зарарлы матдәләр бүлеп чыгара, шуңа күрә бу аллергиягә сәбәп булып тора.

Азалия һәм гортензиянең сабак-яфракларында бик агулы матдәләр бар. Аларны чәйнәү хәтта үлемгә китерергә  мөмкин.

Филодендронның яфракларында да агулы кислота җитәрлек.

Матур яфракларына кызыгып дифенбахияне бала өзсә һәм аз гына йотса да, буылуы, авырып китүе ихтимал. Мондый вакытта балага күпләп су эчерергә, авызын чайкатырга, битен һәм кулын юарга, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр гөлнең суы күзгә эләккән икән, тизрәк күз табибына ашыгыгыз, аңарчы салкын су белән күзне бик яхшылап юарга киңәш ителә. 
Просмотров: 1286 | Добавил: tabigat | Теги: гөл | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz