MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 10 » Бегония
16:09
Бегония
   Бегония - күп кенә хуҗабикәләрнең яратып үстерә торган гөле. Бүгенге көндә аның бер меңнән алып, ике меңгәчә гибрид формалары барлыгы билгеле.
   Әлеге үсемлек яхшы үссен дисәгез, түбәндәге шартларны үтәргә кирәк

Температура
Җылылык кышын 15 градустан түбән булмаска тиеш. Ә 20 градустан югары температура бу үсемлеккә зыянлы.

Яктылык
Туры кояш нурларыннан сакларга, шулай да аның яктылык яратуын истән чыгармаска кирәк.

Сугару
Чәчәк ату чорында суны мул сибәргә, ләкин туфрак гел юеш тормаска тиеш.

Һаваның дымлылыгы
Һава дымлылыгы югары булырга тиеш, еш су бөркү файдалы.

Чәчәк ату чоры тәмамланганнан соң тәрбия
Су сибүне киметеп, салкынрак урынга куярга. Язын су сибүне арттырырга, яктыга куярга. 
Категория: Бүлмә гөлләре | Просмотров: 852 | Добавил: tabigat | Теги: бегония | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz