MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 9 » Кактусны ничек үстерергә?
16:02
Кактусны ничек үстерергә?
     Күп кешеләр кактусның чәчәк атмавыннан зарлана. Бу яктылык җитмәүдән булырга мөмкин. Көньяк Америка кактуслары бездә көзен, кышын (аларда язгы-җәйге чор) чәчәк ата. Бу вакытта аларга яктылык күп кирәк. Безнең шартларда моның өчен электр лампочкасы яктылыгыннан файдаланырга мөмкин. Экватор кактуслары җәй көне чәчәк ата. Бу вакытта гөлләр өчен көн дә, төн дә тигез бүленергә тиеш: ягни 12 сәгать яктылыкта торса, 12 сәгатькә караңгы урынга урнаштырырга кирәк. Кирәгеннән артык күп су сибү һәм ашлама кертү дә чәчәк атуга комачаулый. Әйләнә-тирәдәге шартларның кинәт үзгәрүен (бүлмәдән - урамга, урамнан бүлмәгә чыгару) кактус авыр кичерә. Салкын су сибү дә аның үсүен туктатырга мөмкин. Кактус ботакларына су сипкәнне яратмый. Шуның өчен гөлнең төбенә генә су сибәргә тырышыгыз. Ә менә җылы су бөркүне алар ярата. Тик тамчылар гына эре булмасын.


Чыганак: "Серле сандык" календаре
Категория: Бакча чәчкәләре | Просмотров: 476 | Добавил: tabigat | Теги: Кактус | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz