MENU
Главная » 2014 » Гыйнвар » 11 » Тамчы гөл
17:12
Тамчы гөл
   Фән телендәге исеме - фуксия. Элек-электән татар өйләрендә бик яратып үстерелә торган гөл. Бүгенге көндә тамчы гөлнең күп кенә гади һәм гибрид формалары бар.   
Әлеге үсемлекнең ак, ал, кызыл, шәмәхә төсләрдәге чәчәкле сортларын күрергә мөмкин. Кайбер төрләр куак формасында үссә, икенчеләре агач формасында да булырга мөмкин. Шулай ук җәйге балконнарны бизәп торучы асылмалы тамчы гөлләр дә бик матур.
   Тиешенчә тәрбияләгән вакытта тамчы гөл иртә яздан көзгә кадәр чәчәк атарга мөмкин. Кышка таба аның яфраклары коела. Ләкин бу әле үсемлек үлде, дигән сүз түгел. Язын ботаклар яңадан яшәрәчәк.   Фуксиянең һәрдаим ботак очларын өзеп торырга кирәк.
                      Уңышлы үстерү серләре
Температура: һава артык эссе булмаска тиеш.
Яктылык: якты ярата, ләкин туры кояш нурларыннан сакларга кирәк.
Сугару: яздан көзгәчә мул су сибү кирәк, кышын киметергә.
Һаваның дымлылыгы: яфраклары үсү вакытында ара-тирә су бөркергә.
Күчереп утырту: ел саен язын.
Үрчү: язын яки җәен ботакчалар ярдәмендә.
 
Категория: Бүлмә гөлләре | Просмотров: 1295 | Добавил: tabigat | Теги: тамчы гөл | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz