Җирдә яшәүче иң эре гәүдәле һәм иң авыр хайван - Африка филе. Гадәти филнең биеклеге 3 м, авырлыгы 6 тонна чамасы була.
Көрән аю зурлык буенча фил белән ярыша алмаса да, аюлар арасында иң зуры санала. Мәсәлән, Аляска янындагы утрауларда яшәүче бу ерткычларның уртача биеклеге 1 м 30 см, борын очыннан койрык очына кадәр озынлыгы 2 м 40 см, авырлыгы 500 кг.
Суда яшәүче диңгез филе үзенең коры җирдәге адашыннан бераз гына калыша. Уртача зурлыктагы бу хайван 5 м озынлыкта һәм 2300 кг авырлыкта була. Төньякта яшәүче диңгез филе 1200 м тирәнлеккә чумып, су астында 50 шәр минут тора ала.
Мәчеләр семьялыгыннан иң зурысы - юлбарыс. Аның авырлыгы 300 килога, озынлыгы 3 метрга,
...
Читать дальше »