MENU
Главная » 2015 » Октябрь » 21 » Кукмара районы укучылары дару үләннәре җыюда зур активлык күрсәтәләр
18:19
Кукмара районы укучылары дару үләннәре җыюда зур активлык күрсәтәләр
 Дару аяк астында: җый, киптер һәм куллан Күпмедер еллар элек үзәк газеталарның берсендә бетеп килгән эчкәре авыл турында язма укыган идем. Анда инде карчыклар гына яшәп калган. Шунысы кызык: барысы да озын гомерлеләр: яшьләре туксаннан арткан. Авылда медпункт та  юк. Карчыклар дару үләннәре кулланалар икән. “Кайсы әгъзам авыртса да, ромашканы төнәтеп эчәм”,- дип сөйләгән журналистка бер әби.

“Дарулар”ның аяк астында икәнен онытып җибәрәбез шул хәзер, кыйммәт бәягә аптекадан сатып алырга ашыгабыз. Элеккеге кебек урман-басуларда юа, кузгалак, әче какы ашап үсмәгән бүгенге яшь буынга үләннәрне танып белергә өйрәтү, аларны нинди очракта, нинди авыруларга каршы кулланырга кирәклеген аңлату - бик кирәкле эш. Моңа балалар үләннәрне үз куллары белән җыйганда гына өйрәнә алалар. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләргә дару үләннәре җыю турындагы боерыгы да әнә шул максатны күздә тота.

-Район кулланучылар җәмгыятенә 30 килограмм дару үләне  тапшырдык, - дип хәбәр итте Зур Сәрдек гимназиясенең директор урынбасары Гөлсинә Зыятдинова. -  Үләннәрне ничек, кайлардан җыясы, ничек киптерәсе икәнен әлеге җәмгыять советы рәисе Илһаметдин Зарипов район Советында үткән җыелышта сөйләгән иде. Балаларга бу хакта сыйныф сәгатьләрендә тәфсилләп аңлатылды. Юл читләреннән, завод-фабрика яннарыннан җыйган очракта үләннәрнең дару түгел, агу икәне җиткерелде. Моннан тыш, район кулланучылар җәмгыятеннән бирелгән  махсус брошюралар, буклетлар таратылды. Укучылар шулай ук 228 килограмм миләш җыйдылар. Аны киптермәгән көе бер  эшмәкәр кабул итте.

Кукмара 1нче гимназиясе дә бу мөһим  эштә актив катнашкан.

-Укучылар белән миләшне ел саен җыя идек. Дару үләннәрен җыюны быел гына оештырдык. Район кулланучылар җәмгыятенә 76 килограмм киптерелгән үлән тапшырылды, - ди гимназиянең педагог-оештыручысы Илсинә Габидуллина.

Урта Комар мәктәбе директоры Владимир Михайлов  белән кыска гына әңгәмәбез аеруча кызыклы тоелды: аның һәр сүзе үз якларының табигатен ярату белән сугарылган.

-Без автомобиль трассасыннан читтә, экологик чиста тирәлектә яшибез. Моңа безнең якларда күпләп үскән артыш куаклары да дәлил булып тора, чөнки бу үсемлек зарарсыз урыннарны сайлый. Ә инде бездә үсмәгән үләннәрне бармак белән генә санарлык, - дип сөйләде ул. - Язын укучылар нарат, каен бөреләрен җыюдан башлап, җәен дару үләннәрен җыю белән шөгыльләнделәр. Балаларга көзге урманга экскурсиягә бару ошый. Берочтан миләш тә алып кайталар. Әлеге  агачлар бигрәк тә елга ярларында күп. Шунлыктан быел миләш байтак җыелды, бу эшне әле дә дәвам итәбез. Акчасына һәр сыйныф үзенә кирәкле әйберләр: әйтик, футбол тубы, картина сатып алды. Сүз уңаеннан: миләш агачлары мәктәп каршына да өч рәт итеп утыртылган иде, быел исә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Кукмара урманчылыгы ярдәме белән 240 яшь миләш үсентесеннән торган парк булдырдык. Киләчәктә алар хуш ис бөркегән чәчәкләре һәм уттай кызыл җимешләре белән дә куандырып утырачак.

Дару үләннәренә килгәндә, элеккеге елларда бу мәктәп укучылары һәм коллективы зур  басуда валерьян (песи үләне) үстерү белән шөгыльләнгән.

-Бу зур тырышлык һәм көч сорый торган мәшәкатьле эш, - дип дәвам итә Владимир Михайлов. - Тамырларны җыеп алып, урталай кискәләгәннән соң, караңгы урында махсус җилләткечләр ярдәмендә 40 градуслы җылыда киптерә һәм Арчага илтеп тапшыра идек. Соңгы вакытларда бу файдалы дару үләненә сорау бетте. Заказ булса, без янә үстерә башларга каршы түгел, өстәвенә технологиясен яхшы беләбез. Тик хәзер эшче куллар азрак: балалар саны ике тапкыр кимеде, штат та кыскарды. Моннан тыш, без мәктәп участогында алсу радиола үләнен үстерә идек. Аны башкача алтын тамыр дип тә атыйлар, ә кыйммәте буенча  женьшеньга тиңлиләр. Тамырларын җыю өчен өч ел үстерергә кирәк. Аңа да заказ  бетте.

Бу мәсьәлә хакында район кулланучылар җәмгыяте советы рәисе  Илһаметдин Зариповка җиткердем.

-Без һәркемнән киптерелгән барлык төр дару үләннәрен кабул итәбез, - диде ул.- Аларны Райпотребсоюзга, Мәскәү, Уфа шәһәрләренә, башка җирләргә җибәрәбез. Әлеге фирмаларның вәкилләре үләннәрнең сыйфатын тикшереп алалар. Кайбер үләннәрне алмаска да мөмкиннәр. Быел, мәсәлән, утыз килограмм үләнне кире кайтардылар. Аңлашыла ки, йөрткән-селкеткән саен аларның яфраклары коела, сыйфаты бетә. Зыянга эшлибез булып чыга. Ә валерьян, радиола үләннәре турында мин әлеге фирмалардан белешеп карармын.

Әлеге җәмгыять халыктан шулай ук  артыш, миләш, кара миләш кабул итә. Тик киптерелгәнне, чөнки үзләрендә әлегә киптерү җайланмалары булдырылмаган. Алма кабул итү өчен дә хәзергә мөмкинлекләр дә юк.

Районыбыз җирендә үскән  үсемлекләр, җиләкләрнең төрле төбәкләрдә  яшәүчеләргә дә шифа-сихәт бирәчәген уйласаң, күңел сөенә. Балалар да шуны аңласыннар иде.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

 

 

 
Категория: Үсемлекләр дөньясы | Просмотров: 258 | Добавил: tabigat | Теги: Табигать, дару үләне | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz