MENU
Главная » 2013 » Сентябрь » 28 » "Яшел дулкын" акциясендә катнаш һәм бүләк от
20:46
"Яшел дулкын" акциясендә катнаш һәм бүләк от
  "Хезмәт даны " газетасы редакциясе Кукмара поселогында яшәүче газета укучылар арасында йорт яны тирәләрен, урамнарны яшелләндерү буенча "Яшел дулкын” акциясе игълан итә. Аның максаты - әйләнә-тирәбезне мөмкин кадәр яшелрәк, матуррак итү.
Акция 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Йорт яны тирәләренә, бакча башларына, урамнарга иң күп агач-куаклар ( юкә, миләш, балан һәм башкалар) утырткан өч гаиләгә редакциянең бүләкләре – көнкүреш техникасы, танылган артистлар концертларына билетлар тапшырылачак.
Акциядә катнашу өчен агачлар утырткан вакытны, өй фонында гаилә белән төшкән фоторәсемнәрне ( 3 данәдән ким түгел) утыртылган агачлар санын күрсәтеп редакциянең hezmat_dani@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Флешка белән редакциягә китерергә дә мөмкин.
Категория: Бәйгеләр, акцияләр | Просмотров: 470 | Добавил: tabigat | Теги: Табигать, Яшел дулкын акциясе, агач, Кукмара | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz