MENU
Баш бит » 2015 » Март » 07
  Март башындагы кояшлы көннәр агачлар өчен бик куркыныч була: еш кына агачларның кабыклары пешә. Әгәр агачларны акшарларга өлгермәгәнсеә икән, агачның туфрактан өске өлешен ачык төстәге кәгазь яки газета белән төрергә кирәк.
Агачларның куяннар һәм тычканнар кимереп зарарлаган җирләрен күрүгә, аңа бакча сумаласы сыларга кирәк. Сумала сылагач, бу урыннан кала пленка белән тыгызлап бәйләп куялар. Пленка булмаса, кара кәгазь дә ярый.
   Күчереп утырту өчен сәламәт һәм мул уңыш бирә торган карлыган, кура җиләгенең берьеллык ботакларын кисеп алалар.
Март уртасында редис утыртырга кирәк. Түтәлдәге кар өстенә бераз көл белән торф сибеп, кар эрүне тизләтәләр. Орлыкны чәчәргә бер көн кала түтәлгә кайнар су ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 613 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.03.2015 | Фикерләр (0)

  Япония фермерлары бер яңалык уйлап тапкан. Алар Ийокан, яки "Gokaku no Iyokan сортлы бишпочмаклы җимешләр үстерүгә ирешкәннәр. Япон телендә җимешләрнең исеме" Уңышның татлы исе" дип атала икән. Үзләре үстергән бу могҗизалы җимешләрне фермерлар - Кейсуке Ниномия, Акихиро Нагаока һәм  Йо Кубота укырга кабул итү имтиханнары алдыннан Япониянең Яватахама, Эхимэ шәһәрләрендәге студентларга бүләк иткәннәр.
 
Дөньяда иң тәмле җимеш булып мангостин санала (мангостан яки гарциния исемнәре белән дә йөртелә, латинча исеме - Garcinia mangostana) Әлеге җимеш уртача мандарин зурлыгында. Кабыгы шәмәхә төстә, җимешнең эчендэ йомшак кремлы десертны хәтерләтүче хуш исле ап-ак матдә бар. ... Читать дальше »
Категория: Җиләк-җимешләр | Караулар: 470 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.03.2015 | Фикерләр (0)

    Лимонның кабыгы эфир майларын пектин матдәләренә һәм витаминнарга бай. Кабыгында С витамины эчендәгегә караганда өч тапкыр диярлек күбрәк.
    Папирос яки пергамент кәгазгә төреп, әрҗәгә чиста һәм коры ком арасына тезеп куйсаң, аны берничә ай буе саклап була.Салкынча урын кирәк, әлбәттә.Лимонны сулы зур банкаларда да саклыйлар, ләкин суны көненә 1-2 тапкыр алыштырып торырга кирәк.
    Кулланыр алдыннан кайнар суда чайкатып алсаң, ул тагын да хуш ислерәк була.
    Лимон согын майлы биткә сөртү файдалы.
    Лимон согы тамчысы пычакны күгәректән чистарта, чәй, кан һәм язу карасы табын бетерә, бакыр һәм җиз әйберләрне чистарта
 
Категория: Җиләк-җимешләр | Караулар: 468 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.03.2015 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz