15:47 Кытайда 70 миллион еллык динозавр йомыркасы табылган | |
Белгечләр фикеренчә, әлеге табылдык климат үзгәрешен өйрәнергә ярдәм итәчәк, шулай ук җирле ландшафтны формалаштыру буенча мәгълүмат бирәчәк. (Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Кытайның көньяк өлешендә бер ир-ат очраклы рәвештә биш динозавр йомыркасы тапкан. Аларның яше 70 миллион ел дип фаразлана. Белгечләр фикеренчә, әлеге табылдык климат үзгәрешен өйрәнергә ярдәм итәчәк, шулай ук җирле ландшафтны формалаштыру буенча мәгълүмат бирәчәк, дип хәбәр итә ТАСС, «Чжунго синьвэнь ванн» Кытай агентлыгына сылтама биреп. Ир-ат йомыркаларны археологларга тапшырган. Белгечләр табылдыкны Акбур чорының азагына (145 – 66 миллион ел элек) туры килә дип саный. Йомырканың радиусы 13-14 сантиметрга җитә, кабыгының калынлыгы 2 сантиметр. Йомырканы үсемлек белән туена торган кәлтәләргә карый дип фаразлыйлар. Табылдык Фошани шәһәрендәге Наньхайск музеенда сакланачак. | |
|
Всего комментариев: 0 | |