MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 14 » Кызыклы фактлар
15:50
Кызыклы фактлар
    Җирдә яшәүче иң эре гәүдәле һәм иң авыр хайван - Африка филе. Гадәти филнең биеклеге 3 м, авырлыгы 6 тонна чамасы була.
   Көрән аю зурлык буенча фил белән ярыша алмаса да, аюлар арасында иң зуры санала. Мәсәлән, Аляска янындагы утрауларда яшәүче бу ерткычларның уртача биеклеге 1 м 30 см, борын очыннан койрык очына кадәр озынлыгы 2 м 40 см, авырлыгы 500 кг.
   Суда яшәүче диңгез филе үзенең коры җирдәге адашыннан бераз гына калыша. Уртача зурлыктагы бу хайван 5 м озынлыкта һәм 2300 кг авырлыкта була. Төньякта яшәүче диңгез филе 1200 м тирәнлеккә чумып, су астында 50 шәр минут тора ала.
   Мәчеләр семьялыгыннан иң зурысы - юлбарыс. Аның авырлыгы 300 килога, озынлыгы 3 метрга, биеклеге 1 метрга җитә.
   Гепард - иң тиз йөгерүче хайван. Ул Көньяк Африкада, Иранда, Төркмәнстанда очрый. Гепард ерак араларга йөгерә алмый, әмма ярты чакрымга хәтле араны сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән чабып үтә ала.

Чыганак" "Серле сандык" календаре:
Категория: Җәнлекләр | Просмотров: 1526 | Добавил: tabigat | Теги: Хайваннар | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz