18:23 Татарның легендар җырчылары агачлы булды | |
Филармониянең җитәкчесе Кәдим Нуруллин белдергәнчә, татар дәүләт филармониясенә Г.Тукай исеме бирелүгә 70 ел тула. Бу проект шул хөрмәттән оештырыла һәм татар халкының мәшһүр шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү максатын күздә тота. Агач утырту тантанасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, “Җыен” фонды директоры Фоат Рәфыйков, Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин, филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, Әлфия апаның кызы Зөлфия ханым, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиевалар чыгыш ясады. Агач үсентеләрен филармониягә республика Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләк итеп биргән. Татар филармониясе җитәкчелеге әлеге башлангычның киләчәктә традициягә әверелүен вәгъдә итә. | |
|
Всего комментариев: 0 | |