MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 7 » Татарстанга 30 градуслы челлә “кайта”
15:33
Татарстанга 30 градуслы челлә “кайта”

   Татарстан синоптиклары фаразламасы буенча, дүшәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз яңгыр, көндез күпчелек районнарда тымызык яңгыр, аерым районнарда - яшенле яңгыр. Салмак җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән, көчәйгәндә, 15-20 м/с тизлектә исәр дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы 12-17 градус җылы була, көндез 25-30 градуска кадәр җитә.

Казанда 7 сентябрьдә болытлы һава, яңгыр явып үтә. Һава температурасы көндез 26-29 градус җылы була.

8е исә республикада алмашынучан болытлы һава, яңгырлар һәм яшенле яңгырлар саклана, температура 12-17 градус булыр дип фаразлана.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый хәбәр бирде.

Татар-информ
№ --- | 06.09.2015

Категория: Табигать күренешләре | Просмотров: 455 | Добавил: tabigat | Теги: һава торышы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz