MENU
Баш бит » Җиләк-җимешләр
    Кайберәүләр кабыгында караңгы таплар, тимгелләр булган бананны черегән дип санап бик нык ялгыша. Бу алай түгел. Таплы бананнар - ашау өчен иң яхшылары, тәмлеләре. Андый банан өлгереп җиткән, баллы була. Хәтта эче дә каралып киткән, ләкин черегән тәм кермәгән икән, бу банан ашарга яраклы. Бананны беркайчан да суыткычта сакларга ярамый, чөнки ул анда тизрәк бозыла. Иң яхшысы - кәгазь пакетка салырга кирәк. Яшел бананнар караңгы урында тиз өлгерә.
   Банан косметик битлек өчен дә бик файдалы. Аны изегез дә 15 минутка биткә сылагыз. Банан составында тирене йомшарта торган, аны сыгылмалы, нәфис итә торган бик күп микдарда биологик актив матдәләр бар, глюкоза, калий бар. Шундый битлекне ... Читать дальше »
Категория: Җиләк-җимешләр | Караулар: 481 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.07.2015 | Фикерләр (0)

  Япония фермерлары бер яңалык уйлап тапкан. Алар Ийокан, яки "Gokaku no Iyokan сортлы бишпочмаклы җимешләр үстерүгә ирешкәннәр. Япон телендә җимешләрнең исеме" Уңышның татлы исе" дип атала икән. Үзләре үстергән бу могҗизалы җимешләрне фермерлар - Кейсуке Ниномия, Акихиро Нагаока һәм  Йо Кубота укырга кабул итү имтиханнары алдыннан Япониянең Яватахама, Эхимэ шәһәрләрендәге студентларга бүләк иткәннәр.
 
Дөньяда иң тәмле җимеш булып мангостин санала (мангостан яки гарциния исемнәре белән дә йөртелә, латинча исеме - Garcinia mangostana) Әлеге җимеш уртача мандарин зурлыгында. Кабыгы шәмәхә төстә, җимешнең эчендэ йомшак кремлы десертны хәтерләтүче хуш исле ап-ак матдә бар. ... Читать дальше »
Категория: Җиләк-җимешләр | Караулар: 478 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.03.2015 | Фикерләр (0)

    Лимонның кабыгы эфир майларын пектин матдәләренә һәм витаминнарга бай. Кабыгында С витамины эчендәгегә караганда өч тапкыр диярлек күбрәк.
    Папирос яки пергамент кәгазгә төреп, әрҗәгә чиста һәм коры ком арасына тезеп куйсаң, аны берничә ай буе саклап була.Салкынча урын кирәк, әлбәттә.Лимонны сулы зур банкаларда да саклыйлар, ләкин суны көненә 1-2 тапкыр алыштырып торырга кирәк.
    Кулланыр алдыннан кайнар суда чайкатып алсаң, ул тагын да хуш ислерәк була.
    Лимон согын майлы биткә сөртү файдалы.
    Лимон согы тамчысы пычакны күгәректән чистарта, чәй, кан һәм язу карасы табын бетерә, бакыр һәм җиз әйберләрне чистарта
 
Категория: Җиләк-җимешләр | Караулар: 476 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.03.2015 | Фикерләр (0)

    Планетаның  20 уникаль тропик җиләк-җимешен ачыклаганнар.
   Шуларның 13е Таиландта үсә икән.
 
            20 уникальных тропических фруктов планеты

      20 Сахарное яблоко или Sweetsop
  Выращивают в Пакистане, Индии и на Филиппинах. Сахарное яблоко — постоянный житель торговых прилавков Тайланда.
Плод выглядит как огромная шишка, около 10 см в диаметре. Под жесткой всегда зеленой кожурой – ароматная нежная мякоть с несколькими семенами внутри. Показать полностью..
Уникальность — сах ... Читать дальше »
Категория: Җиләк-җимешләр | Караулар: 1850 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 12.10.2013 | Фикерләр (0)

   Өй шартларында да ананас үстерергә мөмкин икән. Моның өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк.
 
 
 
 
 
 
Категория: Җиләк-җимешләр | Караулар: 658 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 12.10.2013 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz