MENU
Баш бит » Архив материалов
   Төп ризыкларыбызның берсе булган бәрәңгене үстерү елдан–ел кыенлаша. Колорадо коңгызы, нематода авыруының зур зыян салуы җитмәгән, быелгы өзлексез яңгырлар, туфракта дымны арттырып, фитофтора авыруын барлыкка китерде. Фитофторозны кайберәүләр альтернариоз белән дә бутыйлар. Дөрес, боларның икесе дә – гөмбәчек авырулары. Әгәр бәрәңге яфраклары сары төскә кергән икән, бу – альтернариоз. Коңгырт төстә булса,  фитофтора белән авырый дигән сүз. Бу авырулар яфрак һәм сабакта гына булып, бәрәңге бүлбеләренә барып җитәргә өлгермәгән булса, аларны әле саклап калу юлы ба ... Читать дальше »
Категория: Яшелчәләр | Караулар: 384 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 15.08.2015 | Фикерләр (0)

    Август ае күпьеллык үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт. Чалма чәчәк, дельфиниум, флокс, примула кебек чәчәкләрне бүлү һәм күчереп утырту эшләрен башкарырга мөмкин.
    Лилия чәчәкләрен күчерүне августның уртасыннан алып, ай ахырына кадәр вакыт эчендә башкару яхшы. Шулай ук август -сентябрь башлары суганчалы үсемлекләрне күчереп утырту өчен дә уңай вакыт. Бу вакытта гөләп, клематисларны да күчерергә мөмкин. 
     Гөләп чәчәген утыртуны 1 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр башкарырга кирәк. Күп кенә бакчачылар бу чәчкәләрне көзен утыртудан куркалар, кышка кадәр гөләп куаклар ныгып, төпләнеп калмас, дип уйлыйлар, ләкин бу алай түгел. Үсемлек вакытында утыртылса, ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 523 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.08.2015 | Фикерләр (0)

    Кайберәүләр кабыгында караңгы таплар, тимгелләр булган бананны черегән дип санап бик нык ялгыша. Бу алай түгел. Таплы бананнар - ашау өчен иң яхшылары, тәмлеләре. Андый банан өлгереп җиткән, баллы була. Хәтта эче дә каралып киткән, ләкин черегән тәм кермәгән икән, бу банан ашарга яраклы. Бананны беркайчан да суыткычта сакларга ярамый, чөнки ул анда тизрәк бозыла. Иң яхшысы - кәгазь пакетка салырга кирәк. Яшел бананнар караңгы урында тиз өлгерә.
   Банан косметик битлек өчен дә бик файдалы. Аны изегез дә 15 минутка биткә сылагыз. Банан составында тирене йомшарта торган, аны сыгылмалы, нәфис итә торган бик күп микдарда биологик актив матдәләр бар, глюкоза, калий бар. Шундый битлекне ... Читать дальше »
Категория: Җиләк-җимешләр | Караулар: 482 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.07.2015 | Фикерләр (0)

    Йөзем куагын кышкы саклаудан чыгаргач, җирдә мөмкин кадәр озагракка калдырырга, ягъни артык җылынып китүдән сакларга кирәк. Кояш нурлары төшеп, җылытудан саклаганда, бөреләр ачылу срогын берникадәр кичектереп тә була. Бакчада йөземне йортның яки каралты-кураның көньяк яисә көньяк-көнчыгыш ягына утырту яхшы, мондый урыннарда температура һәрчак 2-3 градуска югарырак була. Йөземне иртәрәк күтәреп бәйләгәндә дә, бөреләре суыкларга артык бирешми, кояш нурлары аз гына төшсә дә, йорт яны тиз җылына. Андый җирдә йөзем атна-ун көнгә иртәрәк тә өлгерә.
     Йөземне серкәләндерү өчен бөҗәкләр, бал кортлары булуы да шарт бит әле. Кайбер елны йөзем чәчәк аткан чакта алар бө ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 510 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 02.06.2015 | Фикерләр (0)

   Туклыклылыгы һәм файдасы ягыннан фасольгә тиң үсемлекләр күп түгел. Фасоль орлыгында 26 процентка кадәр аксым бар, күптөрле аминокислоталар, витаминнар, углеводлар, шулай ук төрле металл тозлары тулып ята. Орлыктагы цинк углеводлар алмашын җайга сала, бакыр канда адреналинны синтезлауда, гемоглобин ясауда катнаша. Фасольдә лейкоцитның сыйфатын яхшыртучы матдәләр тупланган. Фасоль ашаган кешенең иммунитеты көчәя. Ул канда шикәрне киметә. Фасоль ризыклары йөрәк, бөер авырулары булган кешеләр өчен бик файдалы. Киптерелгән фасоль чәчәген кайнатып эчсәң, бөерләргә утырган таштан котылырга мөмкин. Яшел фасоль - сидек кудыручы. 
  Фасольнең киң таралып китмәвенең сәбәбе - уңышы югары бул ... Читать дальше »
Категория: Үсемлекләр дөньясы | Караулар: 480 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.05.2015 | Фикерләр (0)

    Бакчаны бизәү өчен иртә һәм озаклап чәчәк атучы форзиция куагы утырту уңышлы. Ул, бакча яшелләнгәнче үк, ботакка укмашкан алтынсу чәчәкләре белән балкып утыра. Бары тик чәчәк аткач кына яшел яфракка төренә. Аннары көзен ноябрьгә чаклы һаман яшел тора. Фәкать чыбык очындагы кайбер яфраклары гына саргылт-шәмәхә төскә керә. Ә суыклар төшкәч, яфраклар яшел килеш җиргә коелалар.
     Көнякта форзиция куагы капланмыйча да кышлый. Ә менә төньяк районнарда еш кына туңа, шулай да тиз тернәкләнеп китә. Форзиөция, орлыктан караганда, чыбыктан яхшырак үсә.
 
Категория: Үсемлекләр дөньясы | Караулар: 473 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.05.2015 | Фикерләр (0)

Черкиләрне яңа гына банан ашаган кеше исе  тарта
Черкиләр кыш көне йоклыйлар. Кояш кыздыра башлау белән кузы эчендәге кортлар йөзәрләп һәм меңәрләп чыга башлыйлар. Йомырка салудан башлап, черки чыга башлаганчы, нибары 9-14 көн уза.
Русиядә черкиләр бер ел эчендэ халыкның 85 мең литр канын эчәләр. Кан белән бергә 1, 3 мең литр аракыдан авыз итәләр.
Дөнядагы иң чыдам бөҗәк - Африкадагы су черкие. Ул 270 градус салкынлыктагы сыек гелий "ваннасы"на да, иң рәхимсез корылыкка да чыдый.
Черкиләр секундына 1000 тапкыр канат кагыналар.

Чыганак: "Серле сандык" календаре, 2003.
Категория: Бөҗәкләр | Караулар: 403 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.04.2015 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 5 6 7 8 9 »

Сделать бесплатный сайт с uCoz