MENU
Баш бит » Җәнлекләр


Кытайда 70 миллион еллык динозавр йомыркасы табылганБелгечләр фикеренчә, әлеге табылдык климат үзгәрешен өйрәнергә ярдәм итәчәк, шулай ук җирле ландшафтны формалаштыру буенча мәгълүмат бирәчәк.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Кытайның көньяк өлешендә бер ир-ат очраклы рәвештә биш динозавр йомыркасы тапкан. Аларның яше 70 миллион ел дип фаразлана. Белгечләр фикеренчә, әлеге табылдык климат үзгәрешен өйрәнергә ярдәм итәчәк, шулай ук җирле ландшафтны формалаштыру буенча мәгълүмат бирәчәк, дип хәбәр итә ТАСС, «Чжунго синьвэнь ванн» Кытай агентлыгына сылтама биреп.

Ир-ат йомыркаларны археологларга тапшырган. Белгечләр табылдыкны Акбур чорының азагына (145 – 66 миллион ел элек) туры килә дип саный. Йомырканың ... Читать дальше »

Категория: Җәнлекләр | Караулар: 580 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 19.04.2017 | Фикерләр (0)

Аю күлгә коенырга килгән Яшел Үзән районының Ильинко авылындагы күл буенда, көтмәгәндә, балыкчыларның котын алып, аю килеп чыга. Курыккан балыкчылар качкан арада аю тыныч кына күлдә чыпырдый башлый. Үз эшен тәмамлагач, аю китеп югала.
 Моңа кадәр Яшел Үзән районы белән Марий Эл Республикасы чигендә аю гөмбә җыючыларга ташланган иде, дип кисәтә Яшел Үзән җирле басмасы.

Категория: Җәнлекләр | Караулар: 444 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 27.09.2015 | Фикерләр (0)

    Җирдә яшәүче иң эре гәүдәле һәм иң авыр хайван - Африка филе. Гадәти филнең биеклеге 3 м, авырлыгы 6 тонна чамасы була.
   Көрән аю зурлык буенча фил белән ярыша алмаса да, аюлар арасында иң зуры санала. Мәсәлән, Аляска янындагы утрауларда яшәүче бу ерткычларның уртача биеклеге 1 м 30 см, борын очыннан койрык очына кадәр озынлыгы 2 м 40 см, авырлыгы 500 кг.
   Суда яшәүче диңгез филе үзенең коры җирдәге адашыннан бераз гына калыша. Уртача зурлыктагы бу хайван 5 м озынлыкта һәм 2300 кг авырлыкта була. Төньякта яшәүче диңгез филе 1200 м тирәнлеккә чумып, су астында 50 шәр минут тора ала.
   Мәчеләр семьялыгыннан иң зурысы - юлбарыс. Аның авырлыгы 300 килога, озынлыгы 3 метрга, ... Читать дальше »
Категория: Җәнлекләр | Караулар: 1529 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 14.09.2015 | Фикерләр (0)

  Күз алдына китереп карагыз әле: без яшәгән Кукмара җирендә моннан уннарча мең еллар элек мамонтлар, мөгезборыннар һәм башка зур–зур хайваннар утлап йөргән. Ара–тирә табылып торган эре сөякләр шуны раслый. Шушы көннәрдә генә Кукмараның туган якны өйрәнү музее тагын шундый табылдыкка баеды: борынгы сөякне Манзарас авылында яшәүче Иван Бектин алып килгән.

– Туган авылым Иске Каенсарда гомер итүче Александр белән Радик ... Читать дальше »

Категория: Җәнлекләр | Караулар: 647 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 04.09.2015 | Фикерләр (0)

    Куяннар бик начар күрә. Алар, алларындагы әйберләрне күрмичә, эт өстенә яки аучы аягы астына ук сикерергә мөмкиннәр.
Кайбер маймыллардан һәм лемурлардан кала, бөтен имезүчеләр дә төсләрне аермыйлар.
    Күселәр белән тычканнар якындагы әйберләрне генә әйбәт күрә. Шуңа күрә алар ояларыннан ерак китмәскә тырышалар.
    Этләрнең төрле токымы төрлечә күрә. Кайбер ау этләре корбанын куганда күзенә генә таяна, ә икенче берләре исә, рәтләп бернәрсә дә күрмичә, ис буенча гына бара.
Этләр соры төс төрләрен генә аералар.
Категория: Җәнлекләр | Караулар: 446 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 20.02.2015 | Фикерләр (0)

Париж Фәннәр академиясе дөньяда 400 миллион мәче яшәвен исәпләп чыгарган. Шуларның 55 миллионы АКШта, 30 миллионы Индонезиядә. Австралиядә бер кешегә бер мәче туры килә. Ә Перу белән Үзәк Африкада бу хайваннар бөтенләй очрамый икән.
Иң эре йорт мәчесе - рэгдолл токымлы, аның авырлыгы - 22-25 кг.
Мәчеләрнең иң яхшы сиземләү органы - күзләре.
Мәчеләр шикәр тәмен тоемламый.
Уникенче каттан сикерүче мәченең исән калу мөмкинлеге җиденче каттан сикерүчесенә караганда зуррак.
Канаданың Галифакс шәһәрендә еш кына алты тәпиле мәчеләр туа.
Кара мәчеләр - тыныч, аклары тынгысыз характерлы була.
Мәчеләр дөньяны зәңгәрсу төстә күрәләр.
Мәче колагында 32 мускул бар.

Чыганак: "Серле сандык" календаре.
Категория: Җәнлекләр | Караулар: 605 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 14.12.2014 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz