MENU
Баш бит » Яшелчәләр
   Төп ризыкларыбызның берсе булган бәрәңгене үстерү елдан–ел кыенлаша. Колорадо коңгызы, нематода авыруының зур зыян салуы җитмәгән, быелгы өзлексез яңгырлар, туфракта дымны арттырып, фитофтора авыруын барлыкка китерде. Фитофторозны кайберәүләр альтернариоз белән дә бутыйлар. Дөрес, боларның икесе дә – гөмбәчек авырулары. Әгәр бәрәңге яфраклары сары төскә кергән икән, бу – альтернариоз. Коңгырт төстә булса,  фитофтора белән авырый дигән сүз. Бу авырулар яфрак һәм сабакта гына булып, бәрәңге бүлбеләренә барып җитәргә өлгермәгән булса, аларны әле саклап калу юлы ба ... Читать дальше »
Категория: Яшелчәләр | Караулар: 380 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 15.08.2015 | Фикерләр (0)

    Без яратып үстерә һәм рәхәтләнеп ашый торган кыярның туган ягы - Һиндстан. Кыяр моннан алты мең ел элек билгеле булса да, аны бары тик өч мең ел элек кенә үстерә башлаганнар. Төняк Һиндстан районнарында әлегәчә кыргый кыяр әрәмәлекләре бар, диләр. Алар лианалар шикелле, егермешәр метрлы агачларга чорналып, кеше үтә алмаслык ешкынлыклар хасил итә, имеш.
   Һиндстаннан кыяр мисырлыларга, грекларга һәм римлеләргә күчкән. Борынгы Грециядә хәтта Сикион дигән кыярлар шәһәре булган. Греклар бу яшелчәне "агурос" яисә "Өлгермәгән" дип атаганнар. Шуннан кыярның русча исеме килеп чыккан. Өлгереп җитмәгән яшь кыярлар тәмлерәк саналган.
   Шул рәвешле кыяр Урта диңгез илләреннән Европага күчкә ... Читать дальше »
Категория: Яшелчәләр | Караулар: 493 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 11.09.2014 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz