MENU
Баш бит » Бөҗәкләр
Черкиләрне яңа гына банан ашаган кеше исе  тарта
Черкиләр кыш көне йоклыйлар. Кояш кыздыра башлау белән кузы эчендәге кортлар йөзәрләп һәм меңәрләп чыга башлыйлар. Йомырка салудан башлап, черки чыга башлаганчы, нибары 9-14 көн уза.
Русиядә черкиләр бер ел эчендэ халыкның 85 мең литр канын эчәләр. Кан белән бергә 1, 3 мең литр аракыдан авыз итәләр.
Дөнядагы иң чыдам бөҗәк - Африкадагы су черкие. Ул 270 градус салкынлыктагы сыек гелий "ваннасы"на да, иң рәхимсез корылыкка да чыдый.
Черкиләр секундына 1000 тапкыр канат кагыналар.

Чыганак: "Серле сандык" календаре, 2003.
Категория: Бөҗәкләр | Караулар: 425 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.04.2015 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz