MENU
Баш бит » Бакча эшләре
Бәрәңге җыяр өчен дә медосмотр кирәкАвыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә икенче икмәк – бәрәңге җыю башланды. Билгеле, әлеге күмәк эштән мәктәп укучылары да читтә калмый. Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева белдерүенчә, бу чорда укучылар үзләренә хезмәт хакы эшләүдән тыш, мәктәпкә ел буена җитәрлек бәрәңге запасы да туплый. Әмма хәзер бәрәңгегә чыгу өчен шактый гана таләпләрне үтәү сорала. Хезмәт килешүе буенча 14-16 яшьлек мәктәп укучылары иң элек медосмотр, инструктаж үтәргә тиеш.
Гөлзидә Газизуллина ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 478 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 10.09.2016 | Фикерләр (0)

    Быел помидорларым бик яхшы үсеп, инде кызара башлаганнар иде.
Ләкин беркөнне бакчама чыгып, яхшылабрак карасам, яшелләрендә дә, кызылларында да кара таплар бар. Икенче көнне бу таплар күз алдында зураеп, помидорлар дәррәү чери башлады.
    Яфраклары да бөтәрләнеп килгән, алар коңгырт-чия төскә кергән. Бу нинди галәмәт икән һәм аңа каршы тору чаралары бармы?
Л.ЗӘКИЕВА. Казан.
  Помидор чери дип борчылып, редакциягә чылтыратучылар күп булды, таныш-белешләр арасында да бөтен уңышларын җыеп түгүчеләр бар. Белгечләр әйтүенчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казан тирәсендәге бакчаларда помидорларга фитофтороз чире эләккән. Аның төп билгесе &ndash ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 483 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 02.09.2015 | Фикерләр (0)

    Август ае күпьеллык үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт. Чалма чәчәк, дельфиниум, флокс, примула кебек чәчәкләрне бүлү һәм күчереп утырту эшләрен башкарырга мөмкин.
    Лилия чәчәкләрен күчерүне августның уртасыннан алып, ай ахырына кадәр вакыт эчендә башкару яхшы. Шулай ук август -сентябрь башлары суганчалы үсемлекләрне күчереп утырту өчен дә уңай вакыт. Бу вакытта гөләп, клематисларны да күчерергә мөмкин. 
     Гөләп чәчәген утыртуны 1 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр башкарырга кирәк. Күп кенә бакчачылар бу чәчкәләрне көзен утыртудан куркалар, кышка кадәр гөләп куаклар ныгып, төпләнеп калмас, дип уйлыйлар, ләкин бу алай түгел. Үсемлек вакытында утыртылса, ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 520 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.08.2015 | Фикерләр (0)

    Йөзем куагын кышкы саклаудан чыгаргач, җирдә мөмкин кадәр озагракка калдырырга, ягъни артык җылынып китүдән сакларга кирәк. Кояш нурлары төшеп, җылытудан саклаганда, бөреләр ачылу срогын берникадәр кичектереп тә була. Бакчада йөземне йортның яки каралты-кураның көньяк яисә көньяк-көнчыгыш ягына утырту яхшы, мондый урыннарда температура һәрчак 2-3 градуска югарырак була. Йөземне иртәрәк күтәреп бәйләгәндә дә, бөреләре суыкларга артык бирешми, кояш нурлары аз гына төшсә дә, йорт яны тиз җылына. Андый җирдә йөзем атна-ун көнгә иртәрәк тә өлгерә.
     Йөземне серкәләндерү өчен бөҗәкләр, бал кортлары булуы да шарт бит әле. Кайбер елны йөзем чәчәк аткан чакта алар бө ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 508 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 02.06.2015 | Фикерләр (0)

   Сырганакны язын утырту кулай. Ә менә туфракны көздән үк әзерләргә кирәк. Сырганак өчен чокыр 30-35 см тирәнлегендә булырга тиеш. Шуңа (1:1:1 өлеш үлчәмендә) иске черемә, ком һәм туфрак катнашмасында җирлек тутырыгыз. Җиңел туфрак булганда комның кирәге юк. Аннары шул туфракка һәр үсенте өчен 200 грамм исәбеннән икеләтә суперфосфат салыгыз. Яшь сырганакка мондый тукландыргыч матдәләр запасы 2-3 елга җитәчәк.
     Ә авыр туфракка утыртканда 1 квадрат метр җиргә 10 кг черемә, 10 кг ком һәм 200 грамм икеләтә суперфосфат салып болгатырга киңәш ителә.
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 558 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.04.2015 | Фикерләр (0)

  Март башындагы кояшлы көннәр агачлар өчен бик куркыныч була: еш кына агачларның кабыклары пешә. Әгәр агачларны акшарларга өлгермәгәнсеә икән, агачның туфрактан өске өлешен ачык төстәге кәгазь яки газета белән төрергә кирәк.
Агачларның куяннар һәм тычканнар кимереп зарарлаган җирләрен күрүгә, аңа бакча сумаласы сыларга кирәк. Сумала сылагач, бу урыннан кала пленка белән тыгызлап бәйләп куялар. Пленка булмаса, кара кәгазь дә ярый.
   Күчереп утырту өчен сәламәт һәм мул уңыш бирә торган карлыган, кура җиләгенең берьеллык ботакларын кисеп алалар.
Март уртасында редис утыртырга кирәк. Түтәлдәге кар өстенә бераз көл белән торф сибеп, кар эрүне тизләтәләр. Орлыкны чәчәргә бер көн кала түтәлгә кайнар су ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 620 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.03.2015 | Фикерләр (0)

   Бу айда бакчада, гыйнвардагы шикелле үк, агач төпләрендәге, күпьеллык яшелчә, җиләк-җимеш түтәлләрендәге карны тоталар, агачларны салкыннан саклыйлар, кошларга җим куялар.
10 февральдән соң теплицалар өчен биек булып үсә торган сортлы помидор орлыгы чәчәләр. Орлыкларны башта 5-6 см биеклектәге тартмаларга чәчәләр. Чәчәр алдыннан туфракка кайнар марганцовка эретмәсе салалар. Орлыкны 1 см тирәнлеккә күмәләр, бер-берсе арасында 5 см бушлык калдыралар. Һәр 3-4 көн саен җылы су сибәләр. Үсемлек тишелеп, чыгып, 40 көн үткәч, һәрбер үсентене 10х10 см үлчәмле савытка күчерәләр. Савытны якты, салкынча тәрәзә төбенә куялар. Үсентеләр тигез булсын өчен, аны даими рәвештә әйләндереп торырга кирәк. Әгәр үсенте нык булса, суны ар ... Читать дальше »
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 778 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.02.2015 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz