MENU
Баш бит » 2015 » Апрель » 07
Черкиләрне яңа гына банан ашаган кеше исе  тарта
Черкиләр кыш көне йоклыйлар. Кояш кыздыра башлау белән кузы эчендәге кортлар йөзәрләп һәм меңәрләп чыга башлыйлар. Йомырка салудан башлап, черки чыга башлаганчы, нибары 9-14 көн уза.
Русиядә черкиләр бер ел эчендэ халыкның 85 мең литр канын эчәләр. Кан белән бергә 1, 3 мең литр аракыдан авыз итәләр.
Дөнядагы иң чыдам бөҗәк - Африкадагы су черкие. Ул 270 градус салкынлыктагы сыек гелий "ваннасы"на да, иң рәхимсез корылыкка да чыдый.
Черкиләр секундына 1000 тапкыр канат кагыналар.

Чыганак: "Серле сандык" календаре, 2003.
Категория: Бөҗәкләр | Караулар: 402 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.04.2015 | Фикерләр (0)

   Сырганакны язын утырту кулай. Ә менә туфракны көздән үк әзерләргә кирәк. Сырганак өчен чокыр 30-35 см тирәнлегендә булырга тиеш. Шуңа (1:1:1 өлеш үлчәмендә) иске черемә, ком һәм туфрак катнашмасында җирлек тутырыгыз. Җиңел туфрак булганда комның кирәге юк. Аннары шул туфракка һәр үсенте өчен 200 грамм исәбеннән икеләтә суперфосфат салыгыз. Яшь сырганакка мондый тукландыргыч матдәләр запасы 2-3 елга җитәчәк.
     Ә авыр туфракка утыртканда 1 квадрат метр җиргә 10 кг черемә, 10 кг ком һәм 200 грамм икеләтә суперфосфат салып болгатырга киңәш ителә.
Категория: Бакча эшләре | Караулар: 561 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.04.2015 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz