MENU
Баш бит » 2015 » Май » 07
   Туклыклылыгы һәм файдасы ягыннан фасольгә тиң үсемлекләр күп түгел. Фасоль орлыгында 26 процентка кадәр аксым бар, күптөрле аминокислоталар, витаминнар, углеводлар, шулай ук төрле металл тозлары тулып ята. Орлыктагы цинк углеводлар алмашын җайга сала, бакыр канда адреналинны синтезлауда, гемоглобин ясауда катнаша. Фасольдә лейкоцитның сыйфатын яхшыртучы матдәләр тупланган. Фасоль ашаган кешенең иммунитеты көчәя. Ул канда шикәрне киметә. Фасоль ризыклары йөрәк, бөер авырулары булган кешеләр өчен бик файдалы. Киптерелгән фасоль чәчәген кайнатып эчсәң, бөерләргә утырган таштан котылырга мөмкин. Яшел фасоль - сидек кудыручы. 
  Фасольнең киң таралып китмәвенең сәбәбе - уңышы югары бул ... Читать дальше »
Категория: Үсемлекләр дөньясы | Караулар: 475 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.05.2015 | Фикерләр (0)

    Бакчаны бизәү өчен иртә һәм озаклап чәчәк атучы форзиция куагы утырту уңышлы. Ул, бакча яшелләнгәнче үк, ботакка укмашкан алтынсу чәчәкләре белән балкып утыра. Бары тик чәчәк аткач кына яшел яфракка төренә. Аннары көзен ноябрьгә чаклы һаман яшел тора. Фәкать чыбык очындагы кайбер яфраклары гына саргылт-шәмәхә төскә керә. Ә суыклар төшкәч, яфраклар яшел килеш җиргә коелалар.
     Көнякта форзиция куагы капланмыйча да кышлый. Ә менә төньяк районнарда еш кына туңа, шулай да тиз тернәкләнеп китә. Форзиөция, орлыктан караганда, чыбыктан яхшырак үсә.
 
Категория: Үсемлекләр дөньясы | Караулар: 465 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.05.2015 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz