MENU
Главная » 2014 » Февраль » 22 » Адәм агачы
11:08
Адәм агачы
    Сезнең Адәм агачы турында ишеткәнегез бармы? Бу агачның икенче исеме - Павловния. Павловния - чәчәк атучы агачларның иң матуры. Агач яфрак ярганчы ук, бик матур, хуш исле чәчәк болытына күмелә.
    Ул күпчелек Ерак Көнчыгышта, Кытай, Тайвань, Лаос, Вьетнам илләрендә үстерелә. Әлеге агачның кайбер төрләрен Россиядә дә очратырга мөмкин (Кавказда, Кырымның көняк ярында, Украинаның көняк һәм көнбатыш өлешләрендә).
   Адәм агачының яфраклары зур. Аларның озынлыгы 30 см, ә киңлеге 25 смга җитә. Чәчәкләре нәфис кыңгырауларны хәтерләтә.
    Адәм агачы - бик кыйммәтле чимал. Аннан кыйммәтле музыка инструментлары, йорт җиһазлары, тау чаңгылары, сноубордлар ясыйлар.
 
Категория: Үсемлекләр дөньясы | Просмотров: 558 | Добавил: tabigat | Теги: Павловния, Адәм агачы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz