MENU
Главная » 2017 » Апрель » 19 » Бакчачы Фарсель Зыятдинов: “Минуска төшмәсә, апрель буранының зыяны юк”
15:58
Бакчачы Фарсель Зыятдинов: “Минуска төшмәсә, апрель буранының зыяны юк”

19 Апрель 2017 | ХәбәрләрПринтерга

Бакчачы Фарсель Зыятдинов: “Минуска төшмәсә, апрель буранының зыяны юк”

Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзәтеләчәк. Урыны белән буран чыгачак, күз күреме сизелерлек кими. Кар катламы ятарга мөмкин.


Ә бит һәвәскәр бакчачылар бакча сезонын узган атнада ук ачып җибәрде. Күпләр редиска, кишер чәчте. Помидор рассадасын парникларга күчерүчеләр дә бар. Апрель бураны бакчага, җиләк-җимеш куакларына зыян салмасмы? Редис, кишер карны ничек каршы алыр? Парникларны ничек сакларга? Бу хакта танылган бакчачы, “Intertat.ru”ның якын дусты, Фарсель Зыятдинов белән сөйләштек.


–Үзем синоптикларга ышанып  та бетмим, кар яумаска да мөмкин әле, – диде ул. – Шулай да бакчаны һава торышы үзгәрешләренә әзерләргә кирәк. Беренче чиратта, полиэтиленнан корылган парникларны кайгыртыгыз. Кар ятудан алар сыгылып төшмәскә, полиэтилен ертылмаска тиеш. Шуңа күрә агачтан терәүләр куегыз, түбәсен такталар белән каплагыз.


Редис -3...-4 градус салкынга бирешми. Кишер чәчкән булсагыз да, ул әле өч атнасыз тишелеп чыкмый. Шуңа күрә җир астындагы орлык өчен хафаланырга кирәкми. Тишелеп чыккан булса да, әллә ни куркынычы юк. Чөнки кар атналар буе яумый, ул тиз арада яңгырга әйләнә яки эреп бетә.


Көньяк культуралары – помидор, кыярны ачык грунтка утыртучылар юктыр әле. Ә кишер, редис – салкынга чыдам яшелчәләр.


Ә менә кинәт суытып, һава температурасы -10 градуска кадәр төшсә, түтәлләргә дуга формасында терәүләр ясап, полиэтилен белән капларга кирәк.


Температура -8...-10 градуска төшсә, кардан соң яңгыр яуса, агач-куакларга кунган кар да бозга әйләнә. Бу вакытта, зыян килмәсен өчен, аларны селкетергә, кар-боздан арындырырга кирәк. Салкында яшелчәләрнең дә вегетация чоры туктый.


Өч-дүрт ел элек майның 23ендә кар яуды. Кешеләр инде помидорлар рассадасын җиргә күчергән иде. Һава температурасы -4...-5 градус чамасы дип хәтерлим. Бакчачылар помидор өстенә полиэтилен каплавычлар ябып мәш килде.


 


Чулпан ШАКИРОВА, "Интертат"

 

 

Категория: Табигать күренешләре | Просмотров: 1133 | Добавил: tabigat | Теги: һава торышы, бакча | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz