MENU
Главная » 2014 » Март » 24 » “Чәчәк атучы Казан” акциясе
17:52
“Чәчәк атучы Казан” акциясе
   Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә барган "эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә "Яшел рекорд” проектының алга таба гамәлгә ашырылышы һәм шуңа "Чәчәк атучы Казан” акциясе кушылуы хакында сүз булды.
   Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең тышкы уңайлыклар булдыру буенча урынбасары Игорь Куляжев бу мәсьәләдә, "Яшел рекорд” кысаларында быел тагын кимендә 50 мең агач утырту күздә тотыла, ләкин күпчелеген көздән утыртып калдыру ниятләнә, чөнки кышка каршы утыртканнары әйбәт тернәкләнеп үсеп китә, дип белдерде. Шулай да, казанлыларның агач утыртырга теләк-ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек үсентеләр язын да җитәрлек кадәр әзерләнәчәк, диде. Шуңа өстәп, былтыргы кебек үк, 34 мең кв.м. чамасы мәйданда юл буйларында чәчәклекләр була, шулай ук парклар, скверлар, бакчалар да чәчәксез "ятим” калмый. Казанның үзәк урамнарын исә берьеллык чәчәкләр утырткан 1 мең чүлмәк бизиячәк. Быел шуңа "Чәчәк атучы Казан” акциясе кушыла, хәзерге вакытта үзләренең офисларына, учреждениеләренә керү урыннарын вазалар, вертикаль яшелләндерү элементлары белән бизәргә теләгән оешмалардан заявкалар кабул ителә, дип белдерде Игорь Куляжев.
   Бу җөмләдә мэр Илсур Метшин, офислары Казанда урнашкан учреждениеләрдә, бизнес структараларында эшләүчеләрнең үзләренә үк тә чәчәкле ямьле урынга эшкә киләселәре килеп торачак, аларга килүчеләрнең кәефен күтәрәчәк, димәк, килгән кеше белән эшләргә аларга җиңелрәк булачак, дип, "Чәчәк атучы Казан” ациясенең нәтиҗәсе 1 июньгә күренерлек булсын, дип йөкләмә бирде.
   И.Куляжев сүзләренчә, шәһәр фонтаннары, алар 31 исәпләнә, 9 майга эшләтеләчәк, ә яшел үсентеләрне, чәчәкләрне автомат су сиптерү системасы - май ахырындарак.


Чыганак
Категория: Бәйгеләр, акцияләр | Просмотров: 443 | Добавил: tabigat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz