20:46 "Яшел дулкын" акциясендә катнаш һәм бүләк от | |
"Хезмәт даны " газетасы редакциясе Кукмара поселогында яшәүче газета укучылар арасында йорт яны тирәләрен, урамнарны яшелләндерү буенча "Яшел дулкын” акциясе игълан итә. Аның максаты - әйләнә-тирәбезне мөмкин кадәр яшелрәк, матуррак итү.
Акция 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Йорт яны тирәләренә, бакча башларына, урамнарга иң күп агач-куаклар ( юкә, миләш, балан һәм башкалар) утырткан өч гаиләгә редакциянең бүләкләре – көнкүреш техникасы, танылган артистлар концертларына билетлар тапшырылачак. Акциядә катнашу өчен агачлар утырткан вакытны, өй фонында гаилә белән төшкән фоторәсемнәрне ( 3 данәдән ким түгел) утыртылган агачлар санын күрсәтеп редакциянең hezmat_dani@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Флешка белән редакциягә китерергә дә мөмкин. | |
|
Всего комментариев: 0 | |