Главная »
2013 » Декабрь » 7 » Әйләнә-тирә мохитне саклап калу юллары турында Манзарас мәктәбендә сөйләштеләр
19:09 Әйләнә-тирә мохитне саклап калу юллары турында Манзарас мәктәбендә сөйләштеләр |
 Кукмара районы Манзарас мәктәбендә Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республикакүләм конференция узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 65 фәнни-тикшеренү эше тыңланды. "Һава бассейны экологиясе” секциясендә Түбән Үрәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Денис Бектин, күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Юлия Ивановалар өченче урыннарны алдылар. "Агроэкология” секциясендә күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Ольга Иванова – икенче, гимназиянең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Минимуллина өченче урыннарны яуладылар. "Су экологиясе һәм гидробиология”дә Лубян мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлнара Гайнанова – икенче, 4нче мәктәптән Зәлия Якупова, Манзарас мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Миләүшә Янборисова – өченче урыннарда. "Ботаника һәм үсемлекләр экологиясе”ндә Ош.Юмья мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алина Кильмурзина өченче урынга чыкты.
|
Категория: Экология |
Просмотров: 569 |
Добавил: tabigat
| Теги: экология
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]