MENU
Главная » 2015 » Февраль » 20 » Кем ничек күрә?
15:41
Кем ничек күрә?
    Куяннар бик начар күрә. Алар, алларындагы әйберләрне күрмичә, эт өстенә яки аучы аягы астына ук сикерергә мөмкиннәр.
Кайбер маймыллардан һәм лемурлардан кала, бөтен имезүчеләр дә төсләрне аермыйлар.
    Күселәр белән тычканнар якындагы әйберләрне генә әйбәт күрә. Шуңа күрә алар ояларыннан ерак китмәскә тырышалар.
    Этләрнең төрле токымы төрлечә күрә. Кайбер ау этләре корбанын куганда күзенә генә таяна, ә икенче берләре исә, рәтләп бернәрсә дә күрмичә, ис буенча гына бара.
Этләр соры төс төрләрен генә аералар.
Категория: Җәнлекләр | Просмотров: 442 | Добавил: tabigat | Теги: Хайваннар, җәнлекләр | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz