17:46 Коткаручылар кисәтә: 31 градуска кадәр салкынайта, буран чыга | |
![]() Министрлыктан Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән 13 гыйнварда һава температурасының 26-31 градуска кадәр салкынайтуын җиткерәләр. Кайбер районнарда томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
14 гыйнварга каршы төндә кар, юеш кар явачак. Урыны белән буран чыгуы да мөмкин, юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан искән җилнең секундына 17-22 метрга җитеп көчәюе фараз кылына. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ерак юлларга чыгудан, табигатьтә озаклап йөрүдән тыелып торырга чакыра. http://intertat.ru | |
|
Всего комментариев: 0 | |