MENU
Главная » 2015 » Август » 29 » Кукмара паркындагы “Гаилә” агачына эленгән “Мәхәббәт йозаклары” – яшь парларның бердәмлек символы
15:55
Кукмара паркындагы “Гаилә” агачына эленгән “Мәхәббәт йозаклары” – яшь парларның бердәмлек символы

  Парк һәм скверлар елы кысаларында республикабызда күптөрле чаралар үткәрелә, акцияләр оештырыла. “Агач утырту”, “Бердәм экология дәресе”, “Халыкара урман көне” – болар барысы да табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшырту, әйләнә-тирәбезне яшелләндерүгә юнәлдерелгән. Шәһәр, район үзәкләрендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә парк һәм скверлар төзү, искеләрен яңарту юнәлешендә эш бара.
  14 августта Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендә яңартылган паркны һәм Габдулла Тукай исемендәге китапханәне ачуда катнашты. Уку һәм ял паркы Татарстан Президентының инициативасы белән Парк һәм скверлар елы кысаларында реконструкцияләнгән. Әлеге программа буенча Татарстанда 143 заманча парк һәм сквер (75е - яңа, 68е - капиталь төзекләндерелгән) барлыкка киләчәк. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, барлык проектлар да районнарда халык белән киңәшләшеп эшләнде.
  Без дә районыбызның көннән-көн яңарыш кичерүенә сөенеп бетә алмыйбыз. “Строй-Гарант” һәм “Стройком” төзелеш оешмалары җитәкчеләре иганәчелегендә сафка басып, июнь аенда үзенең ишекләрен ачкан Ленин бакчасын гына алыйк. Бистәбез үзәгенә ямь биреп, халыкны үзенә җәлеп итеп тора ул!

-Ике яшьлек улым белән һәрдаим Ленин бакчасына чыгабыз. Үзенең уенчыклары белән мәш килә ул анда. Машина юлына йөгереп чыгар, дип тә борчыласы юк, күңел тыныч. Әле беркөнне яшел чирәмнәргә ятып фоторәсемнәргә дә төштек, - ди Кукмарада яшәүче Татьяна Андреева. - Балалар өчен дә, яшьләргә дә ял итү өчен менә дигән урын!

“Парк һәм скверлар елы” программасы буенча поселокның Мичурин урамындагы ял һәм мәдәният паркын, Җиңү паркы комплексын төзекләндерү каралган иде. Хәзерге вакытта аларның икесендә дә зур күләмле эшләр бара.

-Җиңү паркы комплексында бүгенге җәяүлеләр өчен брусчаткадан тротуарлар ясалды, мәйданга төшү баскычлары эшләнде, яктырткыч лампалар куелды, туя агачлары утыртылды, газон печәннәре чәчелде. Шулай ук әлеге паркта “Гашыйклар” эскәмиясе, тимердән эшләнгән “Гаилә” агачы да бар. Алга таба территорияне асфальтларга җыенабыз. Шулай ук төсле коры фонтан урнаштыру да планлаштырыла, - ди район архитекторы Рушан Фәттахов.

Кукмара 4нче урта мәктәбе янындагы ял паркы да кичке якта балаларның шат авазларына күмелә. Кайбер әти-әниләр атынгычлар, карусельләрдә атыну өчен ул-кызларын хәтта авыллардан да алып киләләр. Архитектор Рушан Фәттаховның сүзләренә караганда, паркның бер өлешен футбол, волейбол уйнау өчен мәйданчык алып торачак, икенче өлешендә сәхнә, административ бина (кафе) булачак икән. Территорияне киртә белән әйләндереп алып, чыршы агачлары утыртылачак, сигез юнәлештә брусчаткадан җәяүлеләр юлы ясалачак.

-Бүгенге көндә парк территориясендә корыган агачлардан чистарту, куакларны төрле формалар биреп кисү юнәлешендә эш бара. Ролик, скейтборд, велосипедларда йөрү өчен каралган мәйданчык та һәркемнең күңеленә хуш килер, дип ышанабыз. Керү капкасы да матур итеп ясалачак, уртада чәчәкләр аллеясы, зур сәгать урнаштыру планлаштырыла. 76 данә яктырткыч лампа, шуның кадәр үк эскәмия куелачак. Балалар мәйданчыгындагы атынгычлар санын да арттырачакбыз, – ди архитектор. – Ике паркны да, шушы арада төзекләндерү эшләрен төгәлләп, сентябрь аенда ачарга ниятлибез.

Үзкертем акчалары хисабына авыл җирлекләрендә дә уен мәйданчыклары ясалачак. 18 авыл җирлегендә эш башкару өчен конкурс үткәрелгән, хәзерге вакытта алар мәйданчыклар өчен җайланмаларның кайтуын көтәләр. Поч.Кучукта сквер ясау эшләре инде башланып киткән, Туембаш һәм Манзараста да ял итү мәйданчыклары ясау планга кертелгән.

“Парк һәм скверлар” программасын Татарстан бюджетыннан финанслауның гомуми күләме – 2015 елда бер миллиард сум тәшкил итә.

 

 


Алсу ИДРИСОВА. 

Категория: Бәйгеләр, акцияләр | Просмотров: 378 | Добавил: tabigat | Теги: гаилә | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz