15:23 Кызылтүш | |
![]() Кызылтүшләр төркем булып яшәми. Алар үзләренә оя коралар. Көн саен чуп-чуар, зәңгәр йомырка сала әнкә кызылтүш. Йомыркалар саны алтыга җиткәч, басарга утыра.
Нәкъ ике атнадан нәни кошчыклар чыга. Хәзер әти-әниләренең бөтен белгәннәре җим ташу: шул тикле арыйлар, җиргә ятып, хәл җыеп алалар. Өч минут саен, очып килеп, балаларына җим биреп торалар. Шулай нәкъ ике атнадан инде кошчыклар көч җыеп, зур үсеп, канатланып очалар.
Кызылтүшләр безнең якның җир-суын, бөтен почмагын яратып, аннан һич аерыла алмас булып өлгерә. Менә көз дә җитә. Кош халкы ерак сәфәргә кузгала, ләкин кызылтүшләр китәргә уйламый да. Озын кышны бездә үткәрергә җыеналар.
Гарәфи Хәсәновтан
| |
|
Всего комментариев: 0 | |