MENU
Главная » 2014 » Декабрь » 14 » Мәчеләр турында
15:22
Мәчеләр турында
Париж Фәннәр академиясе дөньяда 400 миллион мәче яшәвен исәпләп чыгарган. Шуларның 55 миллионы АКШта, 30 миллионы Индонезиядә. Австралиядә бер кешегә бер мәче туры килә. Ә Перу белән Үзәк Африкада бу хайваннар бөтенләй очрамый икән.
Иң эре йорт мәчесе - рэгдолл токымлы, аның авырлыгы - 22-25 кг.
Мәчеләрнең иң яхшы сиземләү органы - күзләре.
Мәчеләр шикәр тәмен тоемламый.
Уникенче каттан сикерүче мәченең исән калу мөмкинлеге җиденче каттан сикерүчесенә караганда зуррак.
Канаданың Галифакс шәһәрендә еш кына алты тәпиле мәчеләр туа.
Кара мәчеләр - тыныч, аклары тынгысыз характерлы була.
Мәчеләр дөньяны зәңгәрсу төстә күрәләр.
Мәче колагында 32 мускул бар.

Чыганак: "Серле сандык" календаре.
Категория: Җәнлекләр | Просмотров: 603 | Добавил: tabigat | Теги: мәче | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz