MENU
Главная » 2017 » Апрель » 19 » ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ “УРМАН ПАТШАБИКӘСЕ”
15:22
ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ “УРМАН ПАТШАБИКӘСЕ”
 

Авыл хуҗалыгы университетында белем алучы Азизә Фазылова бу исемне үз тырышлыгы белән яуларга җыена. «Татар кызларының нинди сөйкемле булуларын тагын бер тапкыр дәлиллисем килә», – ди ул. 21 апрельдә Архангельскида беренче тапкыр узачак «Урман патшабикәсе-2017» Бөтенроссия конкурсы финалында катнаша студент кыз.

«Урман патшабикәсе» таҗына Якутия, Удмуртия, Архангельск һәм Тверь өлкәләре, Якутия, Удмуртия, Ямал-Ненец округы, Вологда, Петрозаводск, Санкт-Петербург, Рязань, Түбән Новгород, Ижау, Пермь, Уфа, Омск һәм,әлбәттә, Казан кызлары дәгъва кыла.

Татарстанда уздырылган сайлап алу турларында республкиабыздан узган ике кыз сайлап алынган. Шуларның берсе – Азизә. Агрохимия һәм туфрак белеме белгечлегенә укучы Азизә 4 курсны тәмамлый. «Балачактан бирле мин табигатькә гашыйк. Шуңа да мин уңайлы киләчәк өчен бар тырышлыгымны куярга әзермен», – ди ул.

Ул бәйгенең финалына үзе турында презентация, экология проекты, «Мин профессиядә» дигән темага презентация әзерләгән. Экология проектына килгәндә, анда Казанны чүптән арындыру буенча нинди эшләр башкарылганлыгы, су саклау зоналары программасы турында бәян иткән. Инде бүгеннән үк Азизәнең йокы турында уйлаганы да юк. Архангельскида алар иртәнге 9дан кичке 10га кадәр репетиция белән мәшгүль. Чыгышлар, бию әзерли, фотосессияләрдә катнаша. Кызлар белән стилистлар, визажитлар, костюм дизайнерлары эшли.

 

«Урман патшабикәсе» бәйгесе матурлык конкурслары сыман уздырылса да, биредә эмоциональ интеллектка, үз төбәгеңне лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итә алуыңа аеруча игътибар итәләр. Финалның 12 иң яхшы катнашучысына «21 гасыр урманчысы» чемпионаты вакытында узачак суперфиналда катнашу мөмкинлеге биреләчәк. конкурс Экология елына багышланган.

– Минем иң яхшы 12 кыз арасына керәсем килә. Август аенда бәйгенең суперфиналы узачак. Аның җиңүчесенә патшабикә таҗы һәм Toyota Rav 4 автомобиле бүләк ителәчәк. Алар өчен көрәшергә мин әзер! – ди Азизә.

Белешмә:

Урман хуҗалыгы комплексында гүзәл затларыбыз да эшли. Әлеге конкурс проекты урман хуҗалыгы тармагы белгечләренең профессиональ казанышларын үстерү максатыннан булдырылган. Бәйгенең максаты – профессиясенә, предприятиесенә тугъры булган яшь хатын-кыз символын булдыру.

Конкурста урман хужалыгы тармагында эшләүчеләр дә, шушы профиль буенча укучы студентлар да катнашырга мөмкин. Читтән торып уздырылган турда 30 катнашучы сайлап алынган.


Чыганак

Категория: Бәйгеләр, акцияләр | Просмотров: 498 | Добавил: tabigat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz