MENU
Главная » 2017 » Апрель » 19 » Умырзая көне
15:45
Умырзая көне

19 апрельдә күп илләрдә Умырзая көнен билгеләп үтәләр. Ул 1984 елда, әлеге чәчәкне саклау максатыннан, Великобританиядә кертелә, дип хәбәр итә Calend.ru. Браконьерлар гаебе аркасында аларның саны азая бара. Хәзер умырзаяларның күпчелек төре Кызыл китапка кертелгән. Бу хакта Башинформ яза.

Умырзаяларны теплица хуҗалыклары үстерә, ләкин язын сатыла торган чәчәкләрнең күп өлеше законсыз рәвештә җыелган. Умырзая көне кешеләрне әлеге чәчәкләрне җыймыска һәм сатып алмаска өндәү өчен булдырылган. Россиядә сирәк үсемлекләрне юкка чыгаручыларны 2,5 мең сум һәм аннан да югарырак штраф көтә.

Чыганак
Просмотров: 608 | Добавил: tabigat | Теги: умырзая | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz